ТР Төзелеш министрлыгы коллективы «Урманны саклыйк» акциясенә кушылды

2023 елның 14 октябре, шимбә

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Агачлар утырту республиканың Лаеш муниципаль районында Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә оештырылды.

Татарстанда Бөтенроссия акциясе бишенче тапкыр үткәрелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, быел акция 170 мәйданчыкта узды. Акциядә катнашучылар 1 млн данәдән артык чыршы, гади имән һ.б, үсентеләре утырттылар.

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Акциянең максаты - быел урман янгыннарыннан зыян күргән төбәкләргә ярдәм итү өчен 70 миллион агач утырту. Акция Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча башланган «Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International