ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә җылыту чоры башлану турындагы мәгълүматны китерде. Бүген торак фондының һәм социаль-мәдәни өлкәнең барлык объектларына җылылык җибәрелде. Төп эш әзерлек паспортларын алу өлешендә башкарыла. Ростехнадзор мәгълүматлары буенча, җылыту чорына әзерлек актларын рәсмиләштерүне 16 муниципалитетта 45 оешма дәвам итә; 115 оешма әзерлек актларын алган инде, шуларның 68 оешмасы 29 районда тулысынча эшен тәмамлаган.