Татарстанның Алабуга районы Морты авылында клуб төзү эшләре тәмамланып килә

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Төзүчеләр сүз биргәнчә, күп функцияле үзәк оетябрьдә ачылырга тиеш. Бизәү һәм төзекләндерү эшләре генә калып килә. Хәзерге вакытта авылда 900дән артык кеше яши. Яңа клуб  300 тамашачы өчен исәпләнелгән. Монда түгәрәкләрнең санын да арттыру планлаштырыла,  хәзер анда 22 түгәрәк эшли. Исегезгә төшереп үтәбез, төзү эшләре бу елның июнендә, авыл клублары төзү республика программасы буенча башланды. Элекке бинаның иске булуы сәбәпле яңа бина салырга булганнар. Райондагы хәлләр турында сөйләгәндә, республика программасы тәмамланганчы ( 2015 елга кадәр) Яковлево авылында тагын бер мәдәният Йорты төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International