Мордовия Хөкүмәте рәисе урынбасары Инсаф Хәйруллин җитәкчелегендәге делегация Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында булды. Делегация составында шулай ук төзелеш һәм архитектура министры Алексей Гришакин, Мордовия Республикасы буенча «Федераль төзелеш контроле үзәге» федераль бюджет учреждениесе вәкиле Алексей Ермишев һ. б.
Очрашу барышында ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин кунакларга Татарстанның төзелеш комплексын тәкъдим итте.
Марат Айзатуллин илкүләм проектларны, социаль объектларны төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру практикасы белән таныштырды. Шулай ук министр заказчының объектларны һәм инженерлык челтәрләрен капиталь ремонтлау һәм төзү өлкәсендәге хезмәтләре, “Киңлек планлаштыру институты” эшчәнлеге турында сөйләде.
Чарада шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасарлары Алексей Фролов, Владимир Кудряшев, Илнур Нурмөхәммәтов, Илшат Гыймаев, «ТР Киңлек планлаштыру институты» ДБУ директоры Олег Григорьев һ. б. катнашты.