ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев узган III Халыкара төзелеш чемпионатында «Бәя билгеләү һәм смета нормалаштыру» номинациясендә чыгыш ясаган Татарстан җыелма командасы катнашучыларын котлады.
«Министрлык исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталык буенча III Халыкара төзелеш чемпионатына зур өлеш керткәннәре өчен барлык катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Студентлар һәм мәктәп укучылары арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы башкалардан яхшырак чыгыш ясады һәм иң күп медальләр алды! Татарстан Республикасы төзелеш комплексының шундый яшь, әмма югары класслы белгечләр белән перспективалары яхшы дип горурланып әйтергә мөмкин!» - ди министр урынбасары.
Призерларны котлаудан тыш, Илшат Гыймаев республика җыелма командасын әзерләүдә иганәче ярдәме күрсәткән партнер-оешмаларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталыкның III Халыкара чемпионаты 17-20 октябрьдә Санкт-Петербургта узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы 12 номинациядә 14 призлы урын алды, шулардан - 7 алтын, 3 көмеш, 4 бронза медаль!