Министр социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Мәсәлән, мәгариф өлкәсендә 7 республика һәм федераль программа - барлыгы 234 объект гамәлгә ашырыла. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын ремонтлау тулысынча тәмамланган – агымдагы атнада подрядчылар Казанда 7 балалар бакчасының соңгысын тапшырган.

«Сәламәтлек саклау»   өлкәсенең өч федераль һәм республика программасына кергән 149 объектның 11ендә ремонт дәвам итә. Программаның гомуми үтәлеше 89% тәшкил итә.

«Мәдәният» тармагындагы 4 федераль һәм республика программасы буенча 44 объектның 9ы авыл мәдәният йортларын ремонтлау кысаларында эшне тәмамлыйсы бар. Аларда башкарылган эш 92 процент тәшкил итә. Агымдагы атнада Мамадыш, Яшел Үзән һәм Биектау районнарында ремонт эшләре төгәлләнде. Шулай ук 4 тармак мәгариф мәдәният учреждениесендә эшләр дәвам итә.  Төзелеш-монтаж эшләре планлы күләмнең 89% ка башкарылган.

Яшьләр сәясәте өлкәсендәге 5 программага кергән 27 объектның Зеленодольск районында бер балалар лагеры (аның буенча башкару 83% тәшкил итә), Казанда яшьләр үзәге (60%) һәм 7 психологик-педагогик ярдәм үзәге (69%) эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International