Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы тулысынча тәмамланып килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Казанның 6 йортында башкарылган эшләр күләме 90% тан артып киткән.
720 йорт тулысынча әзер, шул исәптән 96 объект, анда барлыгы 257 лифт алыштырылган. Узган ике атнада тапшырылган 4 муниципалитеттагы 17 йорт та әзер.