ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы һәм җитештерелгән энергия ресурслары өчен предприятие һәм оешмаларның бурычлары турында сөйләде
Аың сүзләренчә, үткәрелгән анализга ярашлы рәвештә, агымдагы елның сентябрендә республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чорына карата 5% ка кимегән һәм 98,3% тәшкил иткән.
Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан буенча халык түләүләрен җыю дәрәҗәсе уртача 98,6% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,1% ка түбәнрәк. Уртача еллык дәрәҗә 99,2% тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 0,2% ка югарырак.
Электрон форматта башкарылган түләүләрнең гомуми күләмдә өлеше 72,7% ка җиткән. 28 районда онлайн-транзакцияләр проценты 50дән 72,7 процентка кадәр. 15 муниципаль берәмлек уртача республика күрсәткеченнән артып киткән.
2023 елның 1 октябренә газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 149 млн сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 млн сумга кимү теркәлә.
Бер ел эчендә кулланылган электр энергиясе буенча бурыч суммасы 8 млн сумга кими. 2023 елның 1 октябренә бурычның гомуми суммасы 29 млн тәшкил итә.
Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте алдындагы бурычы 1 октябрьгә 53 млн сумга кимегән һәм 120 млн сум тәшкил иткән.