Татарстанда 2023 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 958 йорт төзекләндерелгән

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 958 йорт яңартылган. Республиканың 263 мең кешесетөзекләндерелгән йортларда яши. Тагын 2 йортны 2024 елның язында теплотрассадагы эшләргә бәйле рәвештә тапшыру планлаштырыла.

2023 елда программа буенча ишегалларында 12 мең 257 берәмлек урам җиһазлары һәм 4045 берәмлек балалар һәм спорт җиһазлары урнаштырылган.

Киләсе ел программасын формалаштыру буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта торак милекчеләренең гомуми җыелышы протоколларын әзерләү һәм тапшыру бара. Агымдагы атнада 2024 елда 850гә якын төзекләндерү объектының алдан исемлеге төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International