ТР Төзелеш министрлыгында ШТТ төзелешен финанслау механизмындагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар

2023 елның 10 ноябре, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында шәхси торак төзелешен төзүчеләр һәм йорт комплектлары җитештерүчеләрнең ДОМ.РФ банкы вәкилләре белән очрашуы булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

«Төбәк үсеш» юнәлеше җитәкчесе Сергей Полозов сөйләгәнчә, ШТТ төзелешендә эскроу-хисап механизмын кертү подрядчы тарафыннан гражданның җир кишәрлегендә кредит акчалары хисабына төзелешне гамәлгә ашыруны күздә тота, ә аның акчалары йорт төзелеше тәмамланганчы эскроу хисабына урнаштырыла.

Эскроу хисаплары ярдәмендә гражданнар үз акчаларын яклыйлар һәм подрядчының объектны тиешле срокларда тапшыру гарантиясен алалар: күп фатирлы торак йортларда фатирлар сатып алу механизмы белән охшаш, ә подрядчылар финанслауны арттыру хисабына үз эшчәнлекләрен масштаблаштыру мөмкинлеге алалар.

Моннан тыш, очрашуда ипотека кредитлау базарындагы төп банк продуктлары, шулай ук федераль милекне сату принциплары турында фикер алыштылар. Министр урынбасары сүзләренчә, очрашуда каралган мәсьәләләр тулаем төзелеш тармагын үстерүгә, аерым алганда, урман сәнәгате комплексын үстерүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International