Татарстан Республикасында илкүләм проект буенча ФАПлар төзелеше тәмамланды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 25 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулысынча тәмамланды.

 

Гомумән алганда, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты төркеменә керә торган «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча агымдагы елда Татарстан Республикасында 28 объект төзү планлаштырылган.

 

Бүгенге көндә барлык 25 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланган. Шулай ук Яшел Үзән муниципаль районында Осиново авылында күп профильле поликлиника һәм Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә «6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы» ДАССОның балалар поликлиникасы филиалы төзелде. «Салават Күпере» торак комплексында «12нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО поликлиникасы филиалын төзү буенча эшләр дәвам итә.

 

Моннан тыш, 2023 елда республика программасы кысаларында 23 сәламәтлек саклау объекты төзелеше тәмамланган, шул исәптән 22 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше.

 

Модульле ФАПлар тулысынча заманча медицина аппаратурасы һәм җиһаз белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International