Төзелеш Министрлыгында 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм үткәрү сорауларын тикшерделәр

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында  2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм үткәрү региональ программасын формалаштыру соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Чарада, шулай ук, ТР яшҗләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Р.Т. Бурганов, ТР финанс министрының беренче урынбасары М.Д. Фәйзрахманов, ТР икътисад министры урынбасары М.Д. Шәрифуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ю.В. Кузьмин, экология һәм табигать чыганаклары министрлыгы, сәнәгать министрлыгы һәм Казан шәһәренең Башкарма комитеты, “Татинвестгражданпроект” ГУП һәм Универсиада Дирекциясе вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында катнашучылар 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм үткәрү буенча Федераль һәм Региональ программа объектлары һәм чараларының исемлеген, тормышка ашыру механизмын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International