ТР Төзелеш министрлыгында Ямал-Ненец автономияле округы делегациясе белән очрашу узды

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген Төзелеш министрлыгында Ямал-Ненец автономияле округы төзелеш комплексы вәкилләре белән очрашу узды. Кунаклар инфраструктура бюджет кредитлары (ИБК) кысаларында финанслана торган проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

 

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов кунакларга ИБК аша финанслана торган проектларны гамәлгә ашырганда документларга таләпләр, финанслау һәм казначылык сроклары турында сөйләде.

 

Моннан тыш, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр булдыру идарәсе» ДАУ идарәсе башлыгы Гүзәл Ногманова дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган экспертиза һәм проектларны гамәлгә ашырганда смета бәясенең дөреслеген раслау таләпләре турында мәгълүмат бирде.

 

Очрашу ахырында Илнур Нурмөхәммәтов тәкъдим ителгән тәҗрибә файдалы булыр һәм куелган бурычларны хәл итүгә ярдәм итәр дип өмет белдерде.

 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, «Главтатдортранс» һәм «Волга-Автодор»компаниясе вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International