Татарстан инде өченче ел рәттән 3 млн. һәм аннан да күбрәк кв. метр торак тапшыра. Быел 3,1 млн кв. м. файдалануга тапшырылачак. Хәзер план 96% ка үтәлгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Татарстан онлайн» проектының туры эфирында сөйләде.
«2,99 млн.кв. метр торак тапшырылган, безгә нибары 112 мең кв. метр гына кала, ноябрь һәм декабрь айларында без бу күрсәткечләрне үтәрбез дип уйлыйм», — диде Марат Айзатуллин.
Министр ачыклаганча, кертелә торган торакның яртысын шәхси йортлар тәшкил итә. Быел ИЖС буенча план арттырып үтәлгән -1,6 млн кв. м. тапшырылган, дип билгеләп үтте ул.
Төбәктә торакны файдалануга тапшыру буенча лидерлар булып Казан, шулай ук Чаллы, Татарстанның Тукай районы тора.
Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 9 аенда республикада 110 млрд. сумлык 880 мең кв. метр торак сатылган. узган елның шул ук чорында 726 мең кв. метр сатылган.
Туры эфир барышында Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга, территорияләрне төзекләндерүгә, торак төзелешенә һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сорауларга җавап бирде.