ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру тәмамлануы турында хәбәр итте.
«Сәламәтлек саклау» өлкәсендә эш планы 91% ка үтәлгән. Соңгы ике атна эчендә Теләче районы хастаханәсендә эшләр тәмамланды.
«Мәдәният» линиясе буенча башкару тулаем алганда 94% тәшкил итә. Агымдагы атнада Кукмара районында ремонт тәмамланды. 4 тармак мәгариф мәдәният учреждениесен ремонтлау дәвам итә.
Яшьләр сәясәте тармагы буенча эшләр 91% ка башкарылган. Агымдагы атнада социаль яклау министрлыгы линиясе буенча социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын ремонтлау программасын тәмамладылар. Алабуга районында соңгы объект тапшырылды.