2023 елның 17 ноябрендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре «2015-2025 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нигезендә ел саен үткәрелә торган «Коррупциягә каршы диалектика» халыкара катнашында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең XIII утырышында катнашты.
Пленар утырышта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре идарәсе референты Виталий Белинский һәм Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова мөрәҗәгать итте. КИУ ректоры Асия Тимирясова конференциянең масштабын да билгеләп үтте: узган елларда анда 3000нән артык кеше катнашты.
Сәламләү өлеше артыннан пленар докладлар яңгырады, аннары катнашучылар секция өлешенә күчтеләр.