Төзелеш тармагында хезмәтне салау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркем утырышы булды

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә төзелеш тармагында хезмәтне салау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркем утырышы булды, әлеге утырыш “Төзелеш оешмаларында хезмәтне саклауны оештыру” дип аталган темага багышланган түгәрәк өстәл белән бергә үтте.

Утырышны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексы идарәсе башлыгы С.И. Гимаев үткәрде. Ул үзенең кереш сүзендә  республикасның төзелеш мәйданнарында бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча эшләнгән эшләр турында сөйләде. Катнашучыларга әлеге темага багышланган презентация күрсәтелде.

Утырыш эшендә төзелеш оешмалары җитәкчелегеннән вәкилләр катнашты, алар үз предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү турындагы докладлар белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International