Алабугада җылылк чоры башланды

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Алабуга җылылк чорына 100 процент әзер дияргә була. Бу турыда бүген видеобрифингта ТКХ һәм төзелеш Департаменты башлыгы Василий Филиппов хәбәр итте.

Бүгенге көндә мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләренә җылыл бирелә башлады.  8 балалр бакчасының батарейлары җылынды, тиздән мәктәпләргә һәм сәламәтлек саклау объектларына җылылык биреләчәк. Җылылык бирү буенча проблема 7 нче номерлы мәктәптә генә саклана. Бу мәктәптә капиталь ремонт эшләре бара,  Әлеге ремонт эшләре бу атнаны тәмамланырга тиеш, ә ә җылылк киләсе дүшәмбедә генә биреләчәк.

Торак фондка килгәндә исә, бүгенге көнгә кадәр ике йорт әзер түгел, беренчесендә капиталь ремонт дәвам итә, ә икенчесендә ике контурлы казан урнаштыралар. 5 көн буена урамда бары тик 9-10 градус булганда гына Алабуга халкының фатирларына җылылык биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International