Бүген Казан Экспо МВЦда «Яшь белгеч - киләчәк төзүчесе» 10 нчы юбилей форумы эшли башлады. Ачылу тантанасын РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Сергей Музыченко һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.
«Форумның идеясе - яшь белгечләрне төзүче һөнәренә җәлеп итү, мәктәп укучыларында, студентларда, яшьләрдә төзелеш тармагы өлкәсендә кызыксыну уяту. Моннан тыш, без булачак төзүчеләргә һөнәребезнең мөһимлеген, илебез өчен мөһим булуын, аларның эшчәнлеге нәтиҗәсе күренеп торачагын һәм бәяләнәчәген, бигрәк тә елына 120 млн.кв. метр торак файдалануга тапшыру стратегиясен гамәлгә ашыру шартларында аңлатырга тиешбез», – дип сәламләде форумда катнашучыларны һәм кунакларны Сергей Музыченко.
Форум кысаларында күргәзмә ачылды, аны кунакларга ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тәкъдим итте.
Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен форумда һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар, экспертлар белән түгәрәк өстәлләр, эш бирүчеләр белән очрашулар, вакансияләр ярминкәсе, Татарстан Республикасының эре җитештерү һәм төзелеш мәйданчыкларына экскурсияләр оештырылды.
Иң актив яшь катнашучыларга эш бирүче компанияләрдән стажировка һәм производство практикасы узу өчен сертификатлар тапшырылачак.
Моннан тыш, Сергей Музыченко һәм Марат Айзатуллин түгәрәк өстәлдә катнаштылар, анда укучы яшьләрнең сорауларына җавап бирделәр.