Ел саен үткәрелә торган ММЧ конкурсына йомгак ясалды

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына йомгак ясалды.

 

Конкурсның оештыру комитеты тарафыннан журналистлардан һәм Татарстан Республикасы телеканаллары, радиостанцияләре, басма матбугат чаралары, мәгълүмат агентлыклары һәм челтәр (интернет) басмалары редакцияләре коллективларыннан кабул ителгән 109 мәгълүмати материал каралды.

 

Конкурс эшләренең йомгаклау бәясе нәтиҗәсендә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

 

«Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында ипотека кредитлау базарын үстерү буенча иң яхшы материал» номинациясендә - «Нур радио» ҖЧҖ «Авторадио-Нурлат» директоры Алсу Усманова;

 

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында ипотека кредиты базарын үстерү буенча иң яхшы материал» номинациясендә «Республика Татарстан» иҗтимагый-сәяси газетасының икътисад һәм сәнәгать бүлеге мөхәррире Ирина Демина;

 

«Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында ишегалларын, паркларны һәм скверларны төзекләндерү турында иң яхшы материал» номинациясендә Актаныш-информ «ТАТМЕДИА АҖ филиалы җитәкчесе урынбасары Әлфия Мөхәммәтова;

 

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында ишегалларын, паркларны һәм скверларны төзекләндерү турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Теләче» газетасы редакциясе хәбәрчесе Эльмира Котдусова;

 

«Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» «Мамадыш-ТВ» телеканалы мөхәррире Гөлина Шәрифуллина;

 

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә «Шәһри Казан» газетасы редакциясе бүлеге мөхәррире Дамир Бәдриев;

 

«Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелеше турында иң яхшы материал» номинациясендә «Яңа Гасыр» ТРК» хәбәрчесе Алия Хәйретдинова;

 

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзү турында иң яхшы материал» номинациясендә - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе бүлеге мөхәррире Минһаҗис Сөнгатуллин;

 

«Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Фортуна – ТВ» ҖЧҖ («Эфир-Яр Чаллы» ТК) хәбәрчесе Татьяна Каранаева;

 

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Хезмәт байрагы» газетасы редакциясе коллективы;

 

«Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эш турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Күңел» радиостанциясенең «Тукай авазы» программасы авторы һәм алып баручысы Алена Фазылова;

 

«Басма масскүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эш турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Татмедиа» Сарман ИРЦ» АҖ филиалы җитәкчесе Альбина Сабирова;

 

«Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасы буенча телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинациясендә «Нурлат» ТРК хәбәрчесе Гөлназ Хәсәншина;

 

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасы буенча иң яхшы материал» номинациясендә «Урбан Медиа» челтәр басмасы коллективы;

 

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендәге казанышлар турында иң яхшы материал» номинациясендә «Стройэкспертиза» журналының махсус чыгарылыш мөхәррире Олеся Бондаревская.

 

Конкурста катнашканнарга рәхмәт белдерәбез. Хезмәттәшләребезгә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International