Төзелеш комплексы һәм ТКХ инновацияләре кирәклеге турында ТР Төзелеш министрлыгында фикер алыштылар

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Кичә ТР Төзелеш министрлыгында ТР буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы ярдәмендә оешмаларның инновацион эшчәнлегенең хисаплылыгын формалаштыру методологиясе буенча семинар-киңәшмә үтте. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән үткәрде.

 

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илдә һәм республикада тотрыклы үсеш мәсьәләләре киң тикшерелә, икътисад үсеше векторы сыйфатында төбәкләрнең фәнни-технологик үсешенә басым ясала. Предприятиеләрнең технологик үсеше һәм инновацияләре нәтиҗәле идарә карарлары кабул итүгә ярдәм итә, бу республика һәм тулаем ил үсешендә фактор булып тора. Предприятиеләргә оешмаларның инновацион дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат формалаштырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International