Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында «Күпфатирлы йортлар өчен SCHIEDEL җыелма вентиляция каналлары системасы» темасына семинар узды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.
«Без Төзелеш министрлыгы буларак, республиканың төзелеш тармагы, төзүчеләр, төзелеш һәм подряд оешмалары файдасына эшләүче төзелеш материаллары җитештерү өлкәсендәге барлык яңа юнәлешләргә һәрвакыт ярдәм итәбез», – диде министр урынбасары кереш сүзендә.
Күп фатирлы йортлар өчен SCHIEDEL җыелма вентиляция каналлары системасы турында презентация белән «Альтея» ҖЧҖ компаниясе вәкиле Илья Манаев чыгыш ясады. Ул керамзит-бетон каналларның төп характеристикалары, монтажлау үзенчәлекләре һәм продукция өстенлекләре турында сөйләде.
Семинарда шулай ук төзүчеләр, проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.