Чирмешән районы Югары Каменка авылында яңа ФАП ачылды

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

ТР Чирмешән муниципаль районы Югары Каменка авылында бер ай эчендә яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзеделәр, әлеге  бинаны ачу тантанасы бәйрәм атфосферасында үтте. Блок-модульле ФАПта барлык шартлар да бар: су, электр, газ һәм канализация. Пункт территориясенә чәчәкләр утыртылган.

Яңа блок-модульле ФАПны төхү өчен республикадан 2 миллион 800 мең сум бүленеп бирелгән, моннан тыш район да ярдәм күрсәткән: 300 мең сумга территорияне төзекләндергәннәр, койма куйганнар, коммуникация челтәрләрен ремонтлаганнар. Киләсе елда, шулай ук, башка фельдшер-акушерлык пунктларын яңарту планлаштырыла. Иске Кутуши һәм Шешминка авылларында табиб амбулаторияләре реконструкцияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International