Бинаның мәйданы 150 квадрат метрдан артык. Бер катлы бинада 45 урынга исәпләнгән тамаша залы урнашкан. Моннан тыш, клубта артистлар бүлмәсе һәм китапханә бар. Төзелеш-монтаж эшләре бүгенге көндә тулысынча тәмамланган.
Төзелеш заказчы «Главинвестстрой РТ» ДКУ, генераль подрядчы булып «Татлизинг» ТР ДУП чыгыш ясады, проект эшләрен «Татинвестгражданпроект» ДУП башкарды.
«Мәдәният» милли проектының «Мәдәният инфраструктурасын үстерүнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсен тәэмин итү» федераль программасы кысаларында Татарстанда Апас (2), Арча, Кайбыч, Кукмара муниципаль районнарында клуб тибындагы 5 яңа мәдәни-ял итү оешмасы төзелеше һәм Татарстан Республикасының Буа муниципаль районында район мәдәният йортын реконструкцияләү тәмамланды.
Тагын 3 мәдәни объектны төзү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» милли проектының төп максаты - зур шәһәрләрдә генә түгел, ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен мәдәни байлыклар һәм мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү.