Республикада торак йортларга капиталь ремонт ясалды

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Капиталь ремонт эшләре барлык 726 күп фатирлы йортта да тәмамланган. 96 объектта 257 лифт алыштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Министр шулай ук торак-коммуналь хуҗалык фонды тарафыннан 2024 елга капиталь ремонт программасы буенча электрон аукционнар үткәрү эше оештырылуын билгеләп үтте. 432 күп фатирлы торак йортта подряд оешмалары билгеләнгән. Фонд 220 күп фатирлы йорт буенча лотлар формалаштыру буенча эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International