Республикада 2024 елга «Безнең ишегалды» программасында катнашучылар исемлеген төзиләр

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

15 декабрьдән Казанның барлык районнарында халык белән очрашулар узачак, анда хакимият белгечләре «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең төп принциплары һәм мәҗбүри төрләре турында сөйләячәк. Бу хакта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте Йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Халыкка булачак эшләрнең этаплары турында сөйләячәкләр, ишегаллары схемаларын күрсәтәчәкләр, сорауларга җавап бирәчәкләр. Мондый очрашулар йортларны төзекләндерүне халыкның реаль сорауларына туры китереп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип фаразлыйлар «ТР шәһәрләрне үстерү институты» фондында.

Исегезгә төшерәбез, Республикада 2024 ел программасын формалаштыру буенча эш дәвам итә. Алдан исемлек буенча, киләсе елда программада 32 муниципаль берәмлектә 833 йорт катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International