Бүген «Казэнерго» АҖ җитештерү мәйданчыгында җылылык белән тәэмин итү системаларында авария хәлендә оператив файдалану өчен кирәкле ике күчмә котельныйның берсен сынап карадылар.
Мобиль котельныйлар республика буенча оператив рәвештә хәрәкәт итә һәм аварияләрне бетерү вакытында җылылык челтәрләренә тоташа ала. Бу җайланмалар ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча сатып алынган.
Күчмә котельныйның куәте 250 мең кв.метр тирәсе торакны яки социаль әһәмиятле объектны җылылык белән тәэмин итә ала. Модуль корпусында дизель ягулыгында эшләүче гадәти су җылыту котельныйлары урнаштырылган. Моннан тыш, «тәгәрмәчле» котельный көчле салкыннарда торба үткәргечләрне тотып тора ала.
Мобиль котельныйлар-авария-техник запасның иң зур өлеше, ул ел саен «Татлизинг»ДУП балансында формалаша. Моңа шулай ук электр белән тәэмин итү өчен дизель электр генераторлары, торбалар, йозаклар, насослар һ.б. керә. Торак-коммуналь хуҗалык объектларында «стандарт булмаган» хәлләр килеп чыкканда мондый запаслар районнарга тапшырыла.