Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотека программаларын сроксыз итәргә тәкъдим итте

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясенең һәм Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитетының уртак утырышында ипотеканың ташламалы программаларын авыл ипотекасына охшаш сроксыз итәргә тәкъдим итте.

 

Исегезгә төшерәбез, көн тәртибендә – төзелеш тармагын һәм ТКХны законнар белән көйләүне камилләштерү мәсьәләсе. Утырышны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ачты.

 

Аннары «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил Президенты һәм РФ Хөкүмәте вакытында кабул иткән ярдәм чаралары ярдәмендә төзелеш тармагы яхшы темп җыйган һәм уңай динамика күрсәтә. Аерым алганда, Татарстанда, диде ул, елны торакны файдалануга тапшыру буенча рекордлы күрсәткеч белән тәмамлау планлаштырыла – 3 млн кв. метрдан артык.

 

Ул ташламалы ипотека кредитлау программаларын аерым билгеләп үтте.

 

«Ташламалы ипотека программалары халыкта торак сатып алуга тотрыклы ихтыяҗ булдырырга мөмкинлек бирде. Гомумән алганда, 2023 елның 10 аенда ипотека кредитлары саны узган елгы дәрәҗәгә карата 61% ка артканын күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ләкин бер сорау бар. Төп ставка 2 тапкыр артты, һәм бу ипотека ставкаларының үсүенә һәм сату темпларының кимүенә китерәчәк. Бу инде октябрь нәтиҗәләре буенча сентябрь белән чагыштырганда күренә».

 

Рөстәм Миңнеханов беренчел торак базары ташламалы ипотека программалары хисабына тотылачак дип белдерде. Шул ук вакытта ул: «Без бүген Казанда ике бүлмәле фатирның уртача бәясе 12-13 млн сум булуын күрәбез. Бу балалы гаиләләр өчен иң кирәкле вариант», - дип төгәлләде.

 

ТР Рәис гаилә һәм ташламалы ипотекалар буенча кредитның чик күләмен агымдагы 6 млн сумнан 12 млн сумга кадәр арттыру турында Карар кабул итәргә тәкъдим итте. Икенчедән, ул Марат Хөснуллинның гаилә (6%), ташламалы (8%) һәм авыл (3%) ипотекалары буенча агымдагы процент ставкаларын саклап калу тәкъдимен хуплады.

 

«Губернаторларның эшчәнлеген бәяләүнең төп критерийларының берсе - халыкның торак шартларын яхшырту, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Ипотека кешеләргә ирешә алмаса, торак шартларын ничек яхшыртачакбыз?»

 

Барлык төбәкләр өчен дә актуаль булган тагын бер юнәлеш -хосусыйлаштыру хокукы булмаган социаль торак төзелеше күләмен арттыру, диде Рөстәм Миңнеханов. Мәсәлән, Татарстанда гына да 38 600 гаилә торак шартларын яхшыртырга хокуклы яки мохтаҗ. Шул ук вакытта республика һәм федераль программалар хисабына ел саен аларның 1 меңе генә торак белән тәэмин ителә. Бу мәсьәләдә дә яңа механизмнар эзләргә кирәк, дип саный ул.

 

Моннан тыш, комплекслы төзелешне тоткарлаучы фактор булып торак һәм социаль инфраструктура төзелеше темплары арасындагы аерма тора. Монда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Стимул» программасын саклап калырга һәм аның эш итү механизмын социаль объектлар булдыруга җәелдерергә кирәк.

 

Утырышта күтәрелгән чираттагы тема - торак-коммуналь хуҗалык системасының торышы һәм үсеше. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу тема халык өчен төп темаларның берсе булып тора һәм элеккечә үк гражданнар ягыннан күп шикаятьләр тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International