Бүген ТР Төзелеш министрлыгында «Төзелеш тармагын цифрлаштыру. Татарстан Республикасы.» стратегик сессиясе үткәрелә. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев алып бара.
Сессиядә РФ төзелеш һәм ТКХ министры киңәшчесе, Мәскәү шәһәре төзелеш департаментының компетенцияләр үзәге җитәкчесе урынбасары Елена Звонарева катнаша.
ВКС буенча кереш сүз белән җыелганнарны РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик сәламләде.
Чарада Төзелеш тармагын цифрлаштыру темасын җентекләп тикшерделәр. Дагыстан Республикасында, Кырым Республикасында, шулай ук «Алабуга» АҖдә цифрлы вертикальләр булдыру тәҗрибәсе белән чыгыш ясаучылар уртаклашты.