Республикада 3 млн. кв. метрдан артык торак төзелгән

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

2023 елга торакны файдалануга тапшыру планы 3% ка диярлек арттырып үтәлгән. Бүгенге көндә 3 миллион 189 мең кв.м. файдалануга тапшырылган, шул исәптән: 1 млн 687 мең кв. м. шәхси торак төзелешенә туры килә, 1 млн 355 мең кв. м. күп фатирлы торак һәм 147 мең кв. м. социаль ипотека буенча йортлар.

 

Аерым категория гражданнарны тәэмин итү программасы кысаларында ятим балалар өчен 762 фатир сатып алу турында килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International