Татарстанда 1 гыйнвардан капиталь ремонт өчен минималь взносны арттырачаклар

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауга минималь взнос күләме артачак. Ул 1 кв. метрга 7,7 сум тәшкил итәчәк, әлеге карарга ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Исегезгә төшерәбез, 2008 елдан алып агымдагы елга кадәр капиталь ремонт максатларына 90 млрд. сумга якын акча тотылган. Бу хакта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, 2024 елга программаның финанс күләме 6 млрд. сумнан артык тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International