Югары Ослан муниципаль районында участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзү эше уңышлы бара. Бүгенге көндә Татар Бурнашево авылында участок полиция хезмәткәрләре өчен йорт төзелә. Подрядчы оешма – “ЭЛПЭК” ҖЧҖ. Эшләрнең инвесторы - Татарстан Республикасы президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды. Подрядчы тарафыннан фундамент салынды, диварлар төзү эшләре тәмамланды. Канализация һәм су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре сузылды. Эшләрне 30 октябрьгә тәмамлау планлаштырыла.
Шеланга авылында да аналогик эшләр бара, ләкин мондагы эшләр Югары Ослан муниципаль районы чаралары хисабына эшләнелә. Подрядчы оешма булып “БрикСтрой” ҖЧҖ тора.
Бүгенге көндә, шулай ук, фундамент салынган, диварлар төзү буенча эшләр тәмамланган. Объектта канализация урнаштырылган. Эшләрне тәмамлау срогы, шулай ук, 30 октябрь.