“Арзан һәм уңай тирәлек” республика программасын һәм “2012-2015 елларда социаль инфраструктура мәгълүматларына һәм объектларына инвалидларның тоткарлыксыз керүне тәэмин итү” муниципаль максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында “Богородский рай” КҮСОН һәм ТР Кама тамагы муниципаль районының МТЗиСЗ, “Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе” ГАУЗ да гражданнарның алда әйтелгән категориясе өчен биналарга керү адаптациясе өчен эшләр дәвам ителә.
КҮСОНга керүне коляскалылар өчен эшләнгән елан формасындагы күп катлы урам пандусы тәэмин итәргә тиеш. Тимер терәкләр һәм пандус каркаслары урнаштыру буенча төзү-монтаж эшләре тәмамланып килә. Тиздән безнең коляскалылар, “Богородский рай” КҮСОН юинасына керү һәм чыгуның ни дәрәҗәдә уңайлы икәнен бәяли алачаклар.
“Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе” ГАУЗнең кабул итү бүлегенә, поликлиника һәм бала тудыру йортына керү алдында пандуслар урнаштырылган инде. Хастаханә фойесында һәм поликлиникадан хастаханәгә керү урынында тоткалар урнаштыру буенча эшләр тәмамланган дияргә була.