ТР Төзелеш министрлыгында «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында һөнәри осталык буенча «Профессионал» чемпионатының финал этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чемпионат 2023 елның 24-28 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды.

Илшат Гыймаев ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Татарстаннан катнашучыларны котлады һәм рәхмәт белдерде, балаларның һәм экспертларның профессиональлеген билгеләп үтте, шулай ук киләсе елда яңа җиңүләргә өмет белдерде.

Казан политехник көллияте укучысы Никита Сержанов «Суыткыч техникасы һәм кондиционер системасы» компетенциясендә көмеш медаль алды. Казан энергетика көллияте укучысы Денис Волков «Электромонтаж» компетенциясендә бронза призер булды.

Бронза медальгә «Электромонтаж-юниорлар» компетенциясендәге Казан энергетика көллияте укучылары Данис Фәтхуллин һәм Ле Туан Ту лаек булды.

Команданың тренерлары булып Вадим Поляков (ООО «ПП «Техвент») һәм Булат Сафиуллин (ГАПОУ Казан энергетика колледжы) чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International