Төзелеш Министрлыгында BASF продукциясен куллану сораулары буенча фәнни-техник совет утырышы булды

2013 елның 20 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республиксы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында BASF продукциясен куллану сораулары буенча фәнни-техник совет утырышы булды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексы идарәсе башлыгы С.И. Гимаев үткәрде.  Совет утырышында, шулай ук, “БАСФ Строительные системы” ҖЧҖ компаниясе вәкилләре һәм төзелеш комплексы һәм төзелеш матеериаллары сәнәгатенең үсеше буенча фәнни-техник советның башка әгъзалары катнашты.

“БАСФ Строительные системы” ҖЧҖ -  BASF концернының Россиядә төзелеш химиясе җитештерү буенча бүлекчәсе. Әлеге компаниянең Россиядә ике җитештерү комплексы бар: 2004 елда эшли башаган Мәскәү өлкәседәге завод, 2013 ел башында ачылган Казандагы завод.

“БАСФ Строительные системы” ҖЧҖ Россиядә ремонт катнашмалары, гидроизоляцион составлар, сәнәгать идәннәре урнаштыру өчен материаллар һәм бетон кушылмалары җитештерә. Казандагы завод бетон кушылмалары җитештерү белән шөгыльләнә.

Әлеге продукцияне куллану өлкәсе – төрле кулланылыштагы җаваплы корылмалар төзү: инфраструктура объектлары, торак секторы, сәнәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International