«Салават Күпере»ндә социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларга кешеләр күченде

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

«Салават Күпере» торак районында социаль ипотека программасы буенча төзелгән өч яңа йортка күчү башланды. Яңа фатир ачкычларын 420 гаилә алачак.

Яңа йортлар «Мәхәббәт» торак комплексында урнашкан. Яңа йортлардагы квартиралар сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу приборлары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматны читтән торып укуның автомат системалары белән җиһазландырылган. Ишегалларында балалар һәм спорт корылмалары белән тәэмин ителгән ял итү зоналары әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International