Яңа ел алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин традицион рәвештә нәни татарстанлыларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды.
Ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашып, республика Төзелеш министрлыгы башлыгы бәйрәм чыршысыннан теләкләр язылган өч ачык хатны алып куйды.
Лаеш районы Сокура авылыннан 6 яшьлек Гомәр бу җәйдә самокатта йөрергә өйрәнеп, велосипед турында хыяллана башлый. Хәйрия акциясе ярдәмендә Гомәр җәй көне велосипедта йөрү хыялын тормышка ашыра алачак. Казаннан 14 яшьлек Матвейга бүләк итеп серле акыллы колонка бирелде.
12 яшьлек Кирилл һәм аның абыйсы Иван өчен Марат Айзатуллин шулай ук Яңа ел теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Кирилл балалар өчен бүлмә баскетбол уены җыелмасы, Иван акыллы колонка турында хыялланган.
Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия еллык акциясе авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм өлкәннәрнең Яңа ел теләкләрен үтәү максатыннан үткәрелә.