Биектау районында авыл советы бинасы ачылды

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Биектау авыл җирлегендә яңа авыл советы бинасы тантаналы шартларда ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

Министр чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде һәм авыл җирлеге башкарма комитетының яңартылган бинасы республика программасы кысаларында төзелгәнлеген билгеләп үтте.

«Биектау районы күп кенә республика төзелеш һәм капиталь ремонт программаларында актив катнаша. Узып баручы елда Биектау районында 14 республика, 3 милли проект һәм 2 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла», - дип хәбәр итте Марат Айзатуллин.

Яңа бина торак пункт җитәкчелегенә барып җитәргә уңайлы урында урнашкан.

Шулай ук Марат Айзатуллин якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, уңышлар һәм иминлек теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International