Марат Айзатуллин Биектау районында узган йомгаклау киңәшмәсендә катнашты

2023 елның 29 декабре, җомга

Республика Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Биектау муниципаль районында 2023 нче елга йомгак ясау буенча киңәшмәдә катнашты. Чарада Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Рөстәм Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашты.

«Биектау муниципаль районы ел саен барлык төп икътисади күрсәткечләр буенча югары нәтиҗәләр күрсәтә. 2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Биектау районы Татарстан Республикасы муниципалитетлары рейтингында 10 нчы урында тора», — дип белдерде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин.

«Тулаем республика буенча кебек үк, район торакны файдалануга тапшыру буенча тотрыклы үсеш күрсәтә – 240 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган - бу 2022 елдан 11,5% ка артык. Районда янәшәдәге инфраструктура төзелә һәм ремонтлана. Агымдагы елда 53 төрле социаль-мәдәни объект төзелде һәм ремонтланды, 2,2 млрд сумлык җәмәгать урыннары һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары төзекләндерелде», - дип ассызыклады Марат Айзатуллин.

Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов үз чыгышында 2023 елда ниятләнгәннәрдән күп нәрсәне тормышка ашыруга ирешелүен билгеләп үтте. «Һәр яңа ел барыбызны да ныклыкка сынап карый һәм, беренче карашка, үтәлмәслек бурычлар куя. Ләкин 2024 елга безнең зур планнарыбыз бар, барысын да тормышка ашырырбыз дип өметләнәбез», - диде ул.

Шулай ук оешмаларның һәм предприятиеләрнең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. 41 биектаулыны федераль, республика бүләкләре белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International