«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Ел саен үткәрелә торган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумында кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, эшкуарлык инициативасына ярдәм итү, технологияләр, мәгариф һәм башка социаль әһәмияткә ия өлкәләрдәге тәкъдимнәр һәм проектлар каралачак.

 

Чараны  Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, шулай ук ВЭБ.РФ оештырачак.

 

Идеяләр һәм тәкъдимнәр «Халыкның тормыш сыйфаты», «Икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү», «Тормыш өчен мәйдан», «Нәтиҗәле хезмәт һәм мәгариф», «Технологик үсеш», «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы карарлар» һәм «Эффектив дәүләт» номинацияләре буенча кабул ителә. Россия Федерациясендә яшәүче теләсә кайсы кеше гариза бирә ала. Моның өчен идея.росконгресс.рф платформасында теркәлергә һәм кирәкле номинацияне сайларга кирәк. Тәкъдимнәр 2024 елның 31 гыйнварына кадәр бирелергә мөмкин.

 

Идея һәм проектларны идея.росконгресс.рф платформасында  2024 елның 31 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин.

 

Беренче «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы 2020 елда узды. Чара кысаларында 14 768 инициатива һәм проект җыелды. 2022 елда лидерлар илне үстерү өчен 19 512 идея тәкъдим иткәннәр, 2023 елда исә - 23 563. Ел саен агентлыктан, форум партнерларыннан, төбәк хакимиятләреннән 1000гә якын идея төрле ярдәм кораллары ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International