“Алабуга” МИЗның инфраструктур үсеше –көн тәртибендә

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Алабуга” ППТ МИЗ инфраструктурасы объектларын проектлаштыру һәм төзү сораулары тикшерелде. Әлеге чараны И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Хәнифов Ф.М., министр урынбасары Аляшев Ю.Л., “Алабуга” ППТ МИЗ” ААҖ, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм субподрядчы оешма җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар коттедж бистәсе объектлары, МИЗ белгечләре өчен торак йорт, инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә махсуслашкан мәктәп, “Синергия”  индустриаль автокомпонентлар паркы, энергетика һәм инженерлы тәэмин итү объектларын төзү буенча эшләрнең агымдагы хәлен тикшерделәр, проектлаштыру сораулары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International