Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында булды. Чара Казанда «Татэнергосбыт» АҖ мәйданчыгында узды.
Чара кысаларында катнашучылар «Татэнергосбыт» АҖ эшенә багышланган махсус күргәзмәне карадылар. Утырышта юридик затлар белән эшне оештыру, күпфатирлы йортларда электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасын кертү, Татарстан Республикасы электр челтәре комплексында мәгълүматларны анализлау технологиясен куллану, республика халкы мәнфәгатьләрендә «коммуналь түләүләр» торак-коммуналь хезмәтләрнең биллинг системасын үстерү, «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ белән «АО» Татэнергосбыт ның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Татэнергосбыт» базасында Бердәм исәп-хисап үзәге булдыру клиентлар өчен сервис дәрәҗәсен күтәрергә һәм түләүләрнең ачыклыгын һәм җыелучанлыгын югары дәрәҗәдә тәэмин итәргә, исәпләүләрнең закон таләпләренә туры килүен гарантияләргә мөмкинлек бирде, диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, торак инспекциясе белән берлектә бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты.