Потапово-Тумбарлы авыл җирлегенә караган Васькино-Туйралы авылында, тантаналы рәвештә, күп функцияле үзәк ачтылар. Әлеге үзәк үз эченә клуб, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пунктын ала. Әлеге бинаның беренче ташы агымдагы елның апрелендә салынган, һәм менә, сентябрь аенда, объект тантаналы рәвештә ачылды.
Күп функцияле үзәк составына кергән фельдшер-акушерлык пункты Васькино-Туйралы һәм Дубровка авыллары халкына хезмәт күрсәтә, барлыгы 453 кеше, шул исәптән 17 яшькә кадәрле 94 бала. ФАП мөдире Андреева Наталья Николаевна авылда 2002 елдан бирле эшли һәм “Дәвалау эше” белгечлеге буенча икенче квалификацион категориягә ия.