ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан коммуналь челтәрләрдә 28 авария очрагы теркәлгән

2024 елның 21 гыйнвары, якшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының оператив эш бүлегендә агымдагы елның 21 гыйнварына коммуналь челтәрләрдә 28 авария очрагы теркәлгән.

Җылылык белән тәэмин итү челтәрләрендә 6 авария исәпкә алынган. Аларның 5се эшләнелде. Эчке системадагы киеренкелекне бетерү эшләре Казанның Вахитов районында алып барыла.

10 мөрәҗәгать кайнар су белән тәэмин итү системасындагы аварияләр буенча кабул ителгән. Хәзерге вакытта кайнар су белән тәэмин итү буенча авария эшләре Түбән Кама шәһәрендә алып барыла. 

Апас, Бөгелмә һәм Яңа Чишмә районнарында 3 авария хәлендәге электр энергиясе өзелү теркәлгән.

Басымның түбәнәюе аркасында Бөгелмә районында (Подгорный бистәсе һәм Бөгелмә шәһәре) салкын су бирү туктатылган. Калган 8 авария очрагы хәзерге вакытта уңай хәл ителгән.

Моннан тыш, Казанның Авиатөзелеш һәм Совет районнарында газ үткәргечкә дым эләгү сәбәпле газ белән тәэмин итү туктатылган.

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча гаризалар булдырылган, авария бригадалары оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү максатыннан ТР Төзелеш министрлыгында диспетчерлык хезмәтенең тәүлек әйләнәсе эшләве оештырылды - (843) 231 14 10.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International