Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды.
Бүләкләү «Казан-Экспо» үзәге мәйданчыгында, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.
Ведомствоның йомгаклау коллегиясе алдында махсус техника тапшыру республикада традициягә әверелде. Мәсәлән, 2017 елдан 2021 елга кадәр районнарга 500дән артык махсус коммуналь техника тапшырылды.
Муниципаль районнарда коммуналь техниканың хәзерге базасы нык тузган, аны тоту һәм ремонтлау өчен зур акчалар таләп ителгән.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә коммуналь челтәрне алга таба яңарту бурычын куйды.
Рөстәм Миңнеханов районнар һәм юл хезмәтләре предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттеп, бүлеп бирелгән техниканы нәтиҗәле кулланырга чакырды.
Бүген муниципаль районнарга автогрейдерлар, мини төягечләр, фронталь төягечләр һәм экскаватор-төягечләр - барлыгы 45 берәмлек техника тапшырылды.