Биектау муниципаль районында район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчелегендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов һәм район прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов катнашында гражданнар җыены узды.
Чыпчык авыл җирлегендә авыл халкының төп мәсьәләләре торак-коммуналь хуҗалык, күп фатирлы йортларны ремонтлау, юлларны асфальтлауга кагылышлы.
Министр урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыру, социаль объектлар, юллар төзү һәм ремонтлау турында сөйләде.
2023 елда республикада илкүләм проектлар кысаларында тормышның барлык өлкәләренә кагылышлы 770 объект төзелде, ремонтланды, модернизацияләнде. 2023 елда Биектау районында республика, дәүләт программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында 52 объект төзелде һәм ремонтланды.
Республикада 2023 елда Президент Владимир Путин карары буенча башланган коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Узган ел аның буенча 40 км челтәр алыштырылган. Быел 41 км модернизацияләү планлаштырыла, шулай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча 833 йорт яны территориясен яңарту планлаштырыла.