Татарстан Республикасы Спасс муниципаль районының Аграмаковка һәм Иске Рәзәп авыл җирлекләрендә участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзелә. Спасс районы башлыгы К.А. Нугаев Аграмаковка һәм Иске Рәзәп авылларында булды, төзелеш барышы белән танышты. Район башлыгы, тикшерү барышында, төзүчеләргә эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамларга кушты.