Мамадышның 20дән артык гаиләсе яңа фатирга күчәләр

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

24 Мамадыш гаиләсе бүген шәһәр үзгендәге яңа фатирларга ия булды. Энгельс урамы, 85 буенча урнашкан йортның тантаналы ачылышы үткәрелде. Элек бу урында, шәһәрнең нәкъ үзәгендә, 5 барак бар иде, тиздән күршесендәге ике яңа йорт та ачылырга тора. Бүген  Энгельс  урамы, 85 буенча урнашкан яңа 30 фатирлы йорның фатир ачкычларын тантаналы рәвештә тапшырдылар. Әлеге фатирларны “Социаль ипотека” программасында катнашучылар алды. Мамадыштагы традиция буенча, тантаналы ачуда ук ТСЖ рәисе сайланды, ул, яңа фатирга күчүчеләрнең берсе -  Александр Гурьянов. Объектны “Стройсервис” ЯАҖ коллективы төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International