Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды, милекчеләрнең гомуми җыелышы протоколларына кул кую процессы бара. Бүгенге көндә протоколларның яртысы диярлек кабул ителгән, калган 42 проценты тикшерелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә рәвешендә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Наилә Зинатуллина белдергәнчә, Казан буйлап 2024 елгы программа буенча якынча 34% протоколлар кабул ителгән, Нурлат районында – 31%, Тәтеш районында – 25% һ. б.
2024 ел программасы кысаларында җиһазлар сатып алу 85 процент тирәсе төгәлләнгән. Сатып алу 15 февральдә тәмамланачак. «ТР шәһәрләрне үстерү институты» фонды җитәкчесе районнар буенча җиһазлар сатып алу турында мәгълүмат бирде.
Юл эшләрен башкару графигына килгәндә, подряд оешмалары белән синхронлаштыру бара (тәмамлану вакыты – 15 март).
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр гражданнардан 103 мөрәҗәгать килгән. Алар төзекләндерү схемалары буенча тәкъдимнәргә, программага кертүгә, җыелышлар оештыруга, шулай ук башка мәсьәләләргә, шул исәптән карны җыештыруга, ТКО белән проблемаларга һ. б. кагыла.