Әлмәттә сигез яңа спорт мәйданы барлыкка киләчәк

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәттә 8 универсаль спорт мәйданын төзү эшләре старт алды. Әлеге проект, 2013 елгы Универсиадага төзелгән “Казан-Арена” футбол стадионын төзүдә актив катнашкан Әлмәтлеләргә бүләк формасында тормышка ашты. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, стадион төзүдә катнашкан  муниципаль оешмалар рейтингында, Әлмәт Республика буенча өченче урынны алды. Төзелеш өчен кирәк булган 18 млн. күләмендәге финанс чаралары республика бюджетыннан бүленеп бирелде.

Киләчәктә актив ял итү урыннарын шәһәр һәм район җитәкчелеге билгеләде, бу очракта шәһәр халкының теләкләре дә исәпкә алынды. Яңа мәйданнар түбәндәге урам һәм йортларның ишегалларында барлыкка киләчәк: Ленина 123, Бигаш 131, Тынычлык 5, Төзүчеләр 9 “б”, Сөләйманова 5-7, Р. Фәхретдин 27, Тельман 51, Совет 153. Әлеге объектларда урыннарны мәйдан өчен әзерләү эшләре бара.  Әлеге эшләр “ГУАД” МУПка йөкләнгән. “Бүгенге көндә барлык 8 мәйдан буенча  эшләгән эшләр 90% тәшкил итә. Нигезләре эшләнеп бетте дияргә була, бетонлаштыру бара. Әлеге эшне атна ахырына тәмамларга кирәк. Аннан соң әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү эшләре башланачак, спорт зонасы өчен коймалар урнаштырылган һәм яктыртылган”, - ди “ГУАД” ПТО МУП  башлыгы Валерий Макаров.

Бүгенге көндә Төзүчеләр проспекты 9 “б” йорт ишегалдында эшләр “кайный”. Монда төзүчеләргә КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы студентлары да ярдәмгә килгән. Әлеге территориядә спорт снарядлары һәм кече архитектура формалары кулланып,  баскетбол һәм спорт мәйданы барлыкка киләчәк. Баскетбол мәйданы 540 квадрат метрны, ә спорт мәйданы 1000 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Алар ел әйләнәсендә функцияләшәч. Тынычлык 5, Сөйләйман 5-7, Ленин 123 урамнары ишегалларында, баскетбол һәм спорт мәйданнарыннан тыш, ясалма чирәмле футбол мәйданы да булачак.

Яңа спорт мәйданнарының барлыкка килүе, Әлмәт халкына, атив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен, тагын бер урын булачак. Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 100 спорт мәйданы төзеләчәк. Алар яңа спорт стадионын төзү һәм төзекләндерүдә активрак катнашкан муниципаль оешма территорияләрендә барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International